Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июль , 22:06

«Гидравлика»ның эше көйле бара

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Башкортстан башкаласына эш сәфәре вакытында республика җитәкчелеге белән бергә Уфадагы «УАП «Гидравлика» АҖ предприятиесендә булды. Завод «Ростех» дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингына керә һәм икътисадның төрле тармаклары өчен комплектлаучы һәм агрегатлар эшләү һәм булдыру буенча эшчәнлек алып бара.

«Гидравлика»ның эше көйле бара
«Гидравлика»ның эше көйле бара

— Хәзергесе көндә завод гражданлык секторы өчен продукция җитештерүне арттыруны ниятли -2025 ел ахырына кадәр 7422 млн сум күләмендә инвестпроект гамәлгә ашырылачак. Дәүләт оборона заказы кысаларында предприятие федераль субсидия алды. Безнең өчен хәзер иң мөһиме – технологик суверенитет, эшкәртү сәнәгатендә җитештерүне үстерү һәм төп капиталга инвестицияләр өлешендә Русия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны гамәлгә ашыру. 2030 елга тулай төбәк продуктында инновацион продукция өлешен 35 процентка кадәр арттырырга планлаштырабыз, — дип ассызыклады Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров.

Фото: БР Хөкүмәте порталы.

«Гидравлика»ның эше көйле бара
«Гидравлика»ның эше көйле бара
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: