Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь , 15:10

Журналист Юлай Низаев: Кодаяровлар нәселе — Чакмагышны данга күмүчеләр

Бүген Чакмагыш районының Аблай авылында бик борыңгы Кодаяровлар нәселенең җыены үтә.

Журналист Юлай Низаев: Кодаяровлар нәселе — Чакмагышны данга күмүчеләр
Журналист Юлай Низаев: Кодаяровлар нәселе — Чакмагышны данга күмүчеләр

Бу уңайдан шушы нәселнең лаеклы дәвамчысы, бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, «Интертат» электрон газетасында хезмәт куючы каләмдәшебез, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев үзенең уй-фикерләре белән уртаклашырга булды.

«Кодаяровлар — авылның гына түгел, ә хәтта ки Чакмагышның иң шөһрәтле нәселләренең берсе. Безнең нәселдән күпме зур-зур җитәкчеләр, медицина, сәнгать белгечләре чыккан. Бу үзе шундый бер горурланырлык күренеш.

Әйе, фамилияләребез төрле безнең. Әле кайчандыр гына Низаметдиновлар булып йөргәнбез. Аннан соң репрессия чорлары кайтавазы булмасынга, партия аппаратында эшләү өчен Низаевлар фамилиясенә күчүләр булган... Замана үзгәрә, туганлык җепләре, мөнәсәбәтләре дә. Шулай да туганнарым искиткеч бердәм булып, бер алманы бишкә бүлеп яшәүләренә сокланам», — диде ул.

Тулысынча бу хакта хакта яктырткан язмабыз әзерләнә.

Журналист Юлай Низаев: Кодаяровлар нәселе — Чакмагышны данга күмүчеләр
Журналист Юлай Низаев: Кодаяровлар нәселе — Чакмагышны данга күмүчеләр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: