Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь , 17:49

Җиләккә бардыгызмы әле?

Ямьле җәйләрнең иң татлы чагына — җир җиләге җыю чорын да башлап җибәрдек.

Җиләккә бардыгызмы әле?
Җиләккә бардыгызмы әле?

Фоторәсемнәрдә сез Чакмагыш районының хезмәт ветераннары булган Фәнә Җиһаншина белән Зифа Әюпованы күрәсез. Әнә никадәр күп җиләк җыйганнар.

«Табигать кочагында, соклангыч матур болыннарда җиләк җыюлар бик рәхәт. Ел саен җиләк пешә башлануын көтеп алабыз. Җиләктән төрле тәмле кайнатмалар да ясыйбыз, кышкылыкка да туңдырабыз», — ди алар.

Җир җиләге хакында түбәндәгеләр билгеле:

Хуш исле җир җиләге белән каен җиләге А, В, С, Р витаминнарына, органик кислоталарга, тимер, фосфор, кальцийга бай. Электән аны халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен файдаланганнар.

Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.

Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда, подагра булганда да ашарга киңәш итәләр.

Җир җиләге элек-электән иммунитетны ныгыту, бит тиресен яшәртү чарасы буларак та кулланылган.

Автор: Юлай Низаев

Җиләккә бардыгызмы әле?
Җиләккә бардыгызмы әле?
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: