Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь , 19:44

Чакмагышның бөек шәхесен искә алдылар

Бүген Чакмагыш районында журналистика ветераны, тарихчы, язучы, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Басыйровны искә алдылар. Ул 27 ел дәвамында районның «Игенче» газетасының баш мөхәррире булган. Бу хакта каләмдәшебез, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев яза.

Чакмагышның бөек шәхесен искә алдылар
Чакмагышның бөек шәхесен искә алдылар

Хәтер кичәсе каләм остасына 85 яшь тулуга һәм аның турында истәлекләр тупланган «Яратырга килдем бу җиргә» исемле китап нәшер ителүгә багышланды.

«Хәйдәр Фәйзрахман улы — бөек шәхес, Ватанның патриоты. Барыгыз да беләсез, үзе исән чагында 24 китап чыгарды. Күбесе туган ягыбызга, аның кешеләренә багышланды. Аның «Чакмагыш туфрагында туганнар» энциклопедиясе — хакимиятнең һәм гомумән, барлык район халкының энциклопедиясенә әверелде», — диде Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев.

Реканс Ямалиев Хәйдәр Басыйровның бик яхшы оештыручы булуын да әйтте. «Ул заманында райкомның беренче комсомол секретаре иде. Бөтен эшкә, ярышка әйдәүче булды. Менә шундый актив тормыш алып барды. 27 ел дәвамында районның «Игенче» газетасын да җитәкләде. Ул эшләгәндә басма битләрендә күпләп шигырьләр, балалар иҗаты, тарих чыга иде», — дип сөйләде ул.

Кичәдә шулай ук күпсанлы мәртәбәле кунаклар, районның «Игенче» иҗтимагый-сәяси газетасының элеккеге һәм бүгенге коллективы, редакция каршындагы «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсе вәкилләре катнашты.

«Игенче» газетасында эшләгә н чорымда Хәйдәр Фәйзрахман улы җитәкләгән коллективта эшләвем, хезмәт юлымны шунда башлавым белән бәхетле мин. Хәйдәр абый — районның иң күренекле шәхесләренең берсе, район энциклопедиясе, горурлыгы һәм көзгесе иде», — диде педагогик хезмәт ветераны Розалия Закирова.

Хәйдәр Басыйров хакындагы «Яратырга килдем бу җиргә» китабына якыннарының һәм якташларының төрле истәлекләре тупланды. Шул исәптән үзем дә бу данлы шәхес турындагы хатирәләр, аның иҗади мирасының әһәмияте турында яздым.

Чараны Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Шәймөхәммәтова һәм район мәдәният сарае методисты Луиза Ишморатова алып барды.

Хәйдәр ага эштә генә түгел, гаилә тормышында да бик бәхетле булды. Тормыш иптәше Фәһимә апа белән ул һәм кыз үстерделәр, оныклар сөю бәхетенә ирештеләр. Кичәне оештыру, танылган шәхеснең исемен мәңгеләштерү эшчәнлегендә дә аларның тырышлыгы саллы.

Чыннан да Хәйдәр ага күпләргә үрнәк, остаз булды, туган җирен яратып яшәде, иҗатта балкыды.

 

Илсөяр Гайсина фотосурәте.

Чакмагышның бөек шәхесен искә алдылар
Чакмагышның бөек шәхесен искә алдылар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: