Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь , 14:18

Дүртөйледә сабантуйлар гөрләде

Кичә республикабызның бик күп районнарында сабан туйлары үтте.

Дүртөйледә сабантуйлар гөрләде
Дүртөйледә сабантуйлар гөрләде

  Шуларның берсендә - Дүртөйле районында якташлар чакыруы буенча миңа да булырга туры килде. Йолага ярашлы, иң элек заманча куәтле техникалар һәм атлы тарантаслар парады үтте. Районның хезмәт алдынгыларын бүләкләү булды. Дүртөйлеләрне бәйрәм белән котларга Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафикова, Белоруссия кунаклары килгән иде. 

   Көн салкынча булса да, яңгыр яумый торды. Шуңа кешеләр рәхәтләнеп ял итте: төрле уеннарда катнаштылар, кемдер туры баганага менергә тырышты, кемдер авыш баганага үрмәләде. Халык аеруча ат чабышларын, милли көрәш бәйгесен зур кызыксыну белән тамаша ҡылды. Иң ахырда бәйрәм урындагы сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

Дүртөйледә сабантуйлар гөрләде
Дүртөйледә сабантуйлар гөрләде
Автор:Радис Ногманов
Читайте нас: