Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июнь , 16:02

Алдагы атнага йолдызнамә

Ә сез йолдызнамәгә ышанасызмы? Астрологлар прогнозы алдагы атнага түбәндәгечә.

Алдагы атнага йолдызнамә
Алдагы атнага йолдызнамә

Кучкар (21 март – 20 апрель) Сездә кыргый җәнлекләрне өйрәтүчеләргә хас сәләт ачылачак – теләсә кайсы кешене үз ихтыяр көчегез белән буйсындыра аласыз. Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Сезнең белән сөйгәнегез арасында кайбер аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Моның озак вакытлы үпкәләшүгә китерүе ихтимал. Сезгә уртак дустыгызның ярдәме артык булмас. Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Теләгәнегезне генә күрерсез һәм ишетерсез. Бу, әлбәттә, шәп, әмма реаль дөньяга әйләнеп кайтуыгыз яхшырак булыр. Кысла (22 июнь – 22 июль) Үзегезне йокыдан уянган кеше итеп хис итәрсез. Бәлки, бу халәт сезнең, ниһаять, йокыгыз туйганчы йоклавыгыз белән аңлатыладыр, ә бәлки, илһам килү билгеседер. Арыслан (23 июль – 23 август) Барлык юнәлешләрдә берьюлы барырга омтыласыз. Моның бик үк яхшы килеп чыкмавына чын күңелдән гаҗәпләнәсез. Иң беренче кирәклесен эшләгез. Кыз (24 август – 23 сентябрь) Әгәр дә кемдер сезнең үз боерыкларын үтәвегезне көтә икән, ул бик нык ялгыша. Кемгәдер буйсынганчы, бөтен дөньяны үз кубызызга биетәчәксез. Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Тормышыгыздагы җиңелчә “тәртипсезлеккә” бөтенләй хаоска әйләнергә ирек бирмәгез. Тынычлык саклагыз һәм вәзгыятькә үзегез белән идарә итәргә юл куймаска тырышыгыз. Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Сезгә үз ялгышыгызны тану авыр булачак, шуңа күрә, аны эшләмәскә тырышыгыз, әгәр инде өлгергәнсез икән, тиз арада тәүбәгә килегез. Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Сезнең җан-фәрманга тырышуыгыз теләсә кемне тәэсирләндерәчәк, ләкин моңа шул кадәр энергия сарыф итәргә кирәк микән?! Тынычланыгыз. Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Артыгызда пышын-пышын килүче гайбәтчеләрнең сүзенә игътибар итмичә дөрес эшлисез. Бөтен кешенең авызын яба алмассыз, бу мөмкин дә түгел. Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сезнең фикерегезгә мыек астыннан елмаеп кына карарлар. Шуңа күрә, дәшми торуыгыз яхшырак. Мыштым гына үзегезне кайгыртыгыз. Балык (19 февраль – 20 март) Язмыш сезнең катнашыгыздагы теләсә кайсы башлангычка хәерхаклы булыр. Аңлы гражданин буларак, сез максималь зур күләмдәге чараларда катнашырга тиеш.

Фото: joy.com

Юлай Низаев әзерләде.

Алдагы атнага йолдызнамә
Алдагы атнага йолдызнамә
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: