«22 июньдә (шимбә), Хәтер көнендә чакмагышлыларның Бөек Ватан сугышы елларында сугыш һәм тыл ветераннарының батырлыгын, фидакарьлеген яктырткан күпсанлы тарихи китаплары, “Ватанга тугры калдылар”, “Геройлар, орденлылар” һәм башка китап-энциклопедияләре белән якташлары ватанпәрвәрлеген җентекле яктыртып, тарих битләрендә калдыруга зур өлеш керткән, үсеп килүче буында патриотизм тойгылары тәрбияләүгә гомерен багышлаган Чакмагыш җиренең язучы, журналисты Хәйдәр Басыйровның тууына 85 ел тулуга һәм аның турындагы «Яратырга килдем бу җиргә!» дигән истәлекләр китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә үткәрелә», — дип хәбәр итә Эльза Басыйрова.
Әлеге чара район Мәдәният сараенда үтәчәк.
14.00 сәгатьтән – күргәзмә, очрашулар, истәлеккә фотога төшүләр (фойеда) булачак.
15.00 сәгатьтә – тантаналы утырыш (концерт залында).
Юлай Низаев әзерләде.