Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2023, 09:52

Рекорд куярга ниятлиләр

Башкорт-татарларның милли ризыгы корытны яратасызмы?

proactions.ru
Фото:proactions.ru

10 июньдә Хәйбулла районының Акьяр авылында “Уңыш” стадионында “Корыт бәйрәме” этно-фестивале узачак. Ул традицион сабантуй кысаларында үткәрелә. Конкурска ярашлы, һәр авыл биләмәсе  башкорт халкының популяр милли ризыкларының берсе булган корыт күргәзмәсе оештырачак.

“Хәйбулла җәйләве”ндә   бу әчетелгән сөт ризыгын әзерләү процессы да күрсәтеләчәк. Фестивальнең иң чагу моменты  булып иң зур корыт буенча Русия рекорды кую булачак. Район хакимияте башлыгы урынбасары Роза Рәсембәтова белдерүенчә, рекордны теркәр өчен Русия рекордлары китабы белгече киләчәк.

Бәйрәмгә күп кунаклар чакырулы, алар арасында “Русиянең иң көчле кешесе” исеменә лаек Эльбрус Нигъмәтуллин дә бар. Бәйрәмнең төп герое “Корытбикә” булачак. Ул кунакларны барлык вакыйгалар белән таныштырып барачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: