Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 Май 2023, 12:23

"Үзем генә булдыра алмас идем"

Юл газабы - гүр газабы. 

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Республиканың ЮХХДИ хезмәткәрләре федераль трассада дальнобойщикка зур йөк машинасының тәгәрмәчен алмаштырырга ярдәм иткән. Ведомствода хәбәр итүләренчә, Дүртөйле районында М-7 “Волга” трассасының 1230нчы километрында профилактик чаралар вакытында автоинспекторлар юл читендә  торучы тәгәрмәче тишелгән Sitrak зур йөк машинасын күргәннәр.

Дәүләт автоинспекторлары транспорт өчен хәвефсез үтү юлы тәэмин иткән һәм водительгә машинаның тәгәрмәчен алмаштыруда булышкан. Шофер  аларга  рәхмәтен җиткергән һәм үзем генә моны башкарып чыга алмас идем, дип белдергән”, – диләр бу хакта ведомствода.

Юлда бәлагә тарыган чакта узгынчыларның туктап ярдәм итүләре могҗизага тиң. Соңгы арада кешеләр күп нәрсәгә битараф дисәләр дә, авыр чакта булышырга әзерләр бар әле, шөкер.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: