Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2023, 20:50

Рөстәм Нәбиев - Иҗтимагый палата составында

Палата составына аны Владимир Путин керткән. 

smartik.ru
Фото:smartik.ru

Владимир Путин  президент квотасы буенча илнең Иҗтимагый палатасының яңа составының 40 әгъзасын раслады. Дәүләт башлыгы моңа кагылышлы указга кул куйган. Ул хокукый мәгълүмат рәсми порталында  дөнья күргән.

“Башинформ” хәбәре буенча, Русия Иҗтимагый палатасының яңа составына президент параспортчы, блогер, Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы Совет әгъзасы Рөстәм Нәбиевны кертте.

РФ Иҗтимагый палатасы составының вәкаләтләре срогы – өч ел, әгъзалар саны 168 кеше тәшкил итә (аларның 40ы – президент квотасы буенча, 85е – төбәкләр иҗтимагый палаталарыннан берешәр кеше, 43е –бөтенрусия иҗтимагый берләшмәләрдән). 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: