25 февральдә Уфада умартачылыкны үстерү форумы була. “Торатау” конгресс-холлында узачак чарада Башкортстанның әйдәп баручы галимнәре, танылган умартачылары, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән кунаклар катнашачак.
Форумның төп вакыйгасы «Умартачылыкны үстерү перспективалары» пленар утырышы булачак, анда тармакны үстерү юллары турында фикер алышачаклар. Аның модераторы РБ Хөкүмәтенең премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов булачак. Моннан тыш, актуаль мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәлләр узачак, экспертлар бал кортларының сәламәтлеген, аларның яшәү тирәлеген саклау мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышачак.