Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2023, 12:00

Ташландык машиналарны кая куялар?

Автохламны кемнәр эвакуацияләргә тиеш?

Ташландык машиналарны  кая куялар?
Ташландык машиналарны кая куялар?

Уфада еш кына күп катлы йортларның ишек алларында  тәгәрмәчләре тынын чыгарган, тутыга башлаган, тәрәзә пыялалары коелган  иске ташландак машиналарны күрергә була. Болар – автохлам. Аларны нишләтәләр? “Автохламны эвакуацияләү белән махсус комиссия шөгыльләнә” дип аңлаттылар шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

    Уфаның Киров, Ленин һәм Дим районнарында узган рейд нәтиҗәләре буенча 66 автомобиль тикшерелгән. 33 машинада ирекле күчереп кую турында белдерү урнаштырылган, 16сы күрсәтелгән адреслар буенча тормый, 17 автомобиль комиссия тарафыннан ташландык дип танылмаган.

    Таләпләр үтәлмәгән очракта, тиешле боерык чыгарылганнан, Уфа хакимиятенең  рәсми сайтында мәгълүмат урнаштырылганнан соң, транспорт чаралары махсус стоянкага мәҗбүри күчереләчәк. Стоянкада аны саклаган өчен машина хуҗасыннан һәрбер тулы тәүлек өчен акча түләтәчәкләр.

   Автомобиль хуҗалары барлык сораулар буенча Уфа хакимиятенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү буенча идарәсенә, Ибраһимов бульвары, 84 адресы буенча (308 кабинет) яисә 8 (347) 273-12-62 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аллар.

    Ташландык, хуҗасыз машиналар турында whatsapp аша +7 (986) 964-13-22 телефонына язып хәбәр итәргә була.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: