Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2022, 13:26

Шабай фермерлары

Һәр көнне ниндидер яңалык белергә, үсәргә, камилләшергә тиешсең дип исәпли алар.

Шабай фермерлары
Шабай фермерлары

Һәр көнне ниндидер яңалык белергә, үсәргә, камилләшергә тиешсең дип исәпли алар

     Бүгенге чорны фермерлар заманы дисәк тә буладыр. Республиканың һәр районында фермер хуҗалыгы булдырып, авылдашларын һәм райондашларын, хәтта башкала халкын үзләре җитештергән продукция белән сөендереп торган булдыклы фермерлар бихисап.

Борай районына эш сәфәре белән баргач, Шабай авылында шундый уңганнар белән таныштык - “Диярова”  крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкләүче Гөлназ Диярова һәм фермер Данил Батталов – авылларының горурлыгы.

       Гадәттә без фермерларны ир-атлар итеп күрергә күнеккәнбез, ә монда үз эшен яраткан, аның турында бик  бирелеп сөйләгән тәвәккәл ханымны очраттык. Хуҗалык эшләрен ирем белән икәүләшеп алып барабыз, ярдәмчеләребез дә бар, диде ул. Алар ит өчен маллар үстерә.  Шулай сөйләшә-сөйләшә, бергәләшеп фермаларны, малларны да карап чыктык.

      Ничек фермер булып киткәннәр соң? Эшне нидән башлаганнар? Танышу белән, иң башта шул хакта сорадык. Гөлназ әйтүенчә, 2017 елда алар тормыш иптәше белән грант программасында катнашып, шул акчага сименталь токымлы 24 баш мал сатып алганнар.

  • Хәзер малларыбызның саны артты инде, - дип дәвам итте сүзне Гөлназ. – 92 баш булып киттеләр. Менә бу бинада симертүгә куелган 2 яшькә кадәрле үгезләр.   Сыерлар бозаулары белән тышта, икенче җирдә.
  • Гөлназ, сез – хатын-кыз. Фермерлар башлыча – ир-атлар бит. Ничек малчылыкка килдегез?
  • Миңа авыл тормышы һәрвакыт ошый иде, – диде ул ихлас елмаеп. Әтием чыгышы белән шушы Шабай авылыннан. Иремнең әти-әнисе дә – шушы авыл кешеләре. Авыл тормышы белән таныш булгач, куркып тормадым. Иремнең әтисе белән минем әтиләр – күршеләр иде. Чаллыда яшәсәк дә, монда еш кайтып йөрдем. Тормыш иптәшемне дә шушында очраттым.  Иптәшем: “Шәһәргә яшәргә бармыйм”, – диде.  Менә шундый кеше инде ул. Мин дә үземне шәһәр кызы дип исәпләмим.  Шәһәргә барып кына кайтабыз. Тормышыбыз, эшебез, яшәешебез, күңелгә якын барлык нәрсәләр – шушында.

   Фермерлык эше белән Гөлназның гаиләсе ун еллап шөгыльләнә икән. Шуның 6 елы – рәсми  рәвештә. Әйтүләренчә, эшне шәхси хуҗалык буларак кына башлаганнар: бер бәләкәй фермадан башка биналары да булмаган. Тора-бара эшләрне киңәйткәннәр, үсемчелеккә дә күчкәннәр. Арпа, бодай үстереп караганнар.

  • Быел район хакимияте ярдәме белән беренче тапкыр уҗым бодае чәчтек, – ди Гөлназ. –-Әйбәт кенә чыкты. Ничек үсеп китәр, киләчәк күрсәтер инде.

    Бу фермер хуҗалыгында техникалар барысы да үзләренеке. Тракторлары, КамАЗ бар. Район хакимияте ягыннан ярдәм булуына бик сөенәләр.

  • Фермерлык эшен ирем белән икебез бертигез алып барабыз: документ эшләре – миндә, ә ирем, белгечлеге буенча агроном булгач, алыштыргысыз белгеч, – дип аңлатты безгә фермер ханым.  

     Сөйләшә, әңгәмәләшә торгач, шул ачыкланды – Гөлназ ханым белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы икән. “Хәзер квалификациямне алыштырдым инде. Урыслар “гомер буе укы, гомер буе гаҗәплән” диләр бит. Миңа почтамтта бүлек мөдире булып эшләргә дә туры килде.  Мәктәптә бик аз гына эшләдем – укытучылык минем эш түгеллеген аңладым.  Ә әлеге эшчәнлегем үземә нык ошый! Фермерга күп нәрсәне белергә, үсәргә, камилләшергә кирәк. Мал сатып алдың да, үстереп саттың гына түгел. Бу эшнең дә үз нечкәлекләре бар. Тырышырга, күп нәрсәне аңларга кирәк. Һәр көнне ниндидер яңалык белергә, үсәргә тиешсең. Фермерлык – ул сәнгать белән бер”, - дип исәпли Гөлназ Диярова.

      Малны яхшы итеп тәрбияләп, үстерү – бер хәл. Иткә дип тәгаенләнгәч, аны сату мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. “Диярова” фермерлык хуҗалыгы продукциясен ничек сата?  Шул хакта сорадык. Авылдашлар, район халкы сатып ала, Уфага ярминкәләргә алып барабыз, ди Гөлназ.

  • Әле менә сез күргән үгезләрне суярга әзерләдек. Алар 2 яшькә кадәр. Күптән түгел суйган бер үгезнең алгы боты 91 кило булды. Безнең иттә бернинди химия юк. Итнең сыйфаты турында сүз чыккач, шуны да әйтергә телим – ярминкәләрдә  барыбер дә итнең берничә кисәге сатылмый кала. Алар бит үзебезнең суыткычка керә. Ул итне без дә ашыйбыз. Шулай булгач, иң беренче чиратта без сыйфат турында уйларга тиешбез.

     Фермадан берникадәр читтә бозаулары белән сыерлар йөри. Сыерлар 50 баштан чак кына күбрәк. Сезнең эштә иң авыры, мәшәкатьлесе нәрсә, дип сорыйбыз.

  • Үсемчелектә һава торышы начар килсә, кыены шул. Ә бит һәр эшнең үз сроклары бар. Малчылыкта исә зур проблемалар юк. Ярдәмче кешеләрем һәм малларым чирләмәсен – шул вакытта барысы да әйбәт булыр.
  • Ә сезнең кул астында күпме кеше эшли?
  • Өчәүләр. Берсе үзебезнең Шабай авылыныкы, берсе читтән килеп эшли. Ирем белән үземнән тыш каенатам – эшләр белән идарә итүче. Барысы биш кешебез.
  • Нинди планар белән яшисез?
  • Иң беренче чиратта, әлбәттә, техниканың кайсыларын ремонтларга, кайсыберләрен яңартырга ниятлибез. Ирем “үзебезнең сугым суя торган урын булсын иде” дип хыяллана.

     Үсемчелек турында сүзне дәвам иткәч, Гөлназ 260 гектар мәйданлы җирләре барлыгын әйтте. Бодай, арпа чәчәләр. “Ел саен элиталы орлыклар чәчәргә тырышабыз, алар алдатмый, - ди ул. – Хәтта корылык булган елда да гектарыннан уртача 16 центнер уңыш алдык”.

     Малчылыкта эшләү отышлымы, әллә үсемлекчелектәме, дип сорыйбыз Гөлназдан.

  • “Иллегә – илле” булыр минем җавап. Уйлап карагыз: әгәр үзеңнең ашлыгың, басуларың, техникаң булмаса, болай эшләүнең файдасы юк.  Безнең, мәсәлән, басулар мәйданы әллә ни зур түгел, әмма безгә  җитә. Булганына шөкер итәргә кирәк.

 “Сөтчелек юнәлеше буенча эшләргә теләмисезме?” дип сорагач, фермер ханым: “Юк”, –  диде.

Бу көнне без Шабай авылының тагын бер фермеры Данил Батталов белән таныштык. Данил Вагыйз улы тумышы белән шушы авылныкы. Ул 2004 елдан алып малчылык белән шөгыльләнә.

  • Маллар санын киметтем әле. 180ләп баш иде, 50 тирәсе генә калды, - дип елмайды ул. - Мал санын киметүнең бер сәбәбе – эшләргә кеше юк. Елны болай яхшы гына тәмамладым дип әйтәм алам. Шул ук вакытта борчыган нәрсәләр дә бар. Мәсәлән, ашлыкның хакы төште. Бер мең гектар тирәсе мәйданга бодай, арпа чәчәбез. Уңыш уртача 24-25 центнер чыкты. Техника да  үземнеке. Бер сүз белән әйткәндә, җир бар, уңыш бар – сату проблема. Ләкин өметләрне сүндермибез – тазалык булып, киләчәктә дә эшләргә язсын әле.

     Шулай, авыллар тырыш халкы, булдыклы фермерлары белән көчле дигән сүзләрнең чынлыгына тагын бер инандык без. Басулар чәчелсә, фермалар тулы мал, эшче кулларга эш булса, авыллар бервакытта да сүнмәячәк, сүрелмәячәк.

Руфина Таҗиева.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: