Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь 2022, 20:09

Иң лаеклыларга “Ата каһарманлыгы” бүләге тапшырылды

Быел бү бүләккә 38 кеше лаек булды.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

  Уфаның “Торатау” конгресс-холында республика Җәмәгать палатасы “Ата каһарманлыгы” III конкурсына йомгак ясады. Быел бу мәртәбәле бүләккә  Башкортстанның төрле районнарыннан 38 кеше лаек булды. Аларның һәрберсенең балаларны тәрбияләүдә үз сере, җәмгыятьтә һәм эшләрендә ирешкән уңышлары бар.  Һәрберсенең тарихы аерым игътибарга лаек.

     Уфадан Г. Эдуард тормыш иптәше Юлия белән 27 ел дус-тату яшиләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар ике оныкка – нәнәй һәм картәти. Гаилә башлыгы тантанага килә алмаган,  моның үз сәбәпләре бар.

       Эдуардны күпчелек уфалылар яхшы белә. Ул грек-рим көрәше буенча тренер. Волонтер һәм патриот. Пандемия вакытында Эдуард үз инициативасы белән мохтаҗларга азык-төлек, дарулар алып килгән.  Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә үз исәбенә ветераннарга азык-төлек җыелмалары сатып алып бүләк иткән. Ә хәзер ул Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон составында үз теләге белән махсус операциядә катнаша.

     Бүләкләү тантанасының иң хисле мәле –  махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә  уллары һәлак булган әтиләрне хөрмәтләү булды. Балаларында намус, патриотлык хисе һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләгән ир-атларны  бөтен зал басып алкышлады.

    Конкурста җиңүчеләр арасында иң өлкәненә 86 яшь – ул Белорет районыннан Нурулла Миһранов. Ул җиде бала тәрбияләгән. “Ата каһарманлыгы”на лаек тагын бер бүләкләнүче - Шаран районыннан  32 яшьлек Тимур Якупов. Ул хатыны Светлана белән 7 бала тәрбияли, шуларның 3се – хатынының беренче никахыннан. Тимур – янгын сүндерүче.

     Финалистларга күкрәккә тага торган билгеләр, истәлекле бүләкләр һәм Башкортстан санаториләренең берсенә ял көн турлары бүләк иттеләр.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: