Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2022, 21:48

"Шәйморатов варислары үзебезнекеләрне ташламый!"

Бүген, 23 сентябрьдә «Торатау» конгресс-холлы каршындагы мәйданда узучы чарада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

«Без бүген монда уртак язмыш һәм уртак максатлар белән берләшкән бер халык буларак җыелдык. Моның өчен рәхмәт! Бүген Башкортстаннан меңләгән егет хәрби бурычын үти, дошманга каршы кыю көрәшә, Ватаныбызны саклый. Мин өч фамилияне атап үтәм: Серафимов - рус, Илһамов – башкорт, Насыйбуллин – удмурт. Бу өч яшь егет, Русиянең өч Герое. Кызганычка каршы, алар барысы да үлгәннән соң бүләкләнде, әмма без үз бурычларын үтәгән егетләр белән горурланабыз. Бу көннәрдә Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә референдумнар уза. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр мөһим, тарихи карар кабул итәләр- Русия белән бергә булу. Бүген без аларга ярдәм итәргә һәм аларны безнең зур гаиләбезгә бөек Русия халыклары гаиләсенә көтеп калабыз дип әйтергә җыелдык. Мин үз эшебезнең дөреслегенә ышанам һәм без җиңәчәкбез! Бу юл җиңел булмаячак, әмма без үзебезгә ышанабыз, илебезгә һәм Президентыбызга ышанабыз!"- дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: