Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2022, 11:46

Үтәгән кабаклары

Беләсезме, быел иң зур кабак кайда үскән? Кырмыскалы районының Үтәгән авылында!

Әйе, әйе! Юкка гына биредә Кабак фестивале уздырылмады бит! Көннең бераз җилле булуына карамастан, бик чагу, искиткеч җылы һәм бик тәмле килеп чыкты ул. “Кабак-фест”та иң зур яшелчәне генә ачыклап калмый, аннан әзерләнгән төрле-төрле ризыклар да тәкъдим ителде. Ә иң мөһиме – әлеге бәйрәм мәдәниятебез, авыл тормышының барлык тирәнлеген тоярга һәм авылдашлар, туганнар, дуслар белән очрашырга, ихлас аралашырга бик шәп мөмкинлек бирде. 

“Кабак-фест”ны үткәрү өчен Үтәгән авылы юкка гына сайланмагандыр. Искиткеч күркәм табигать кочагында, ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан авылда элек-электән авыл халкы җир эшкәртеп, иген үстереп, бакчачылык белән шөгыльләнеп көн күргән. Колхозларның көчле чагында  биредә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары гөрләп торган. Шул ук вакытта бәләкәй генә авыл язучы һәм әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Роберт Баемов, Башкортстанның халык артисты Әхәт Хөсәенов, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов кебек күренекле шәхесләрнең туган төяге дә. Хатын-кызлар  арасында тәүге Социалистик Хезмәт Герое Банат Батырова да шушы авылга кияүгә чыгып, колхозда эшли, шикәр чөгендере үстерүне тәүгеләрдән булып башлый. Шуңа авыл хезмәткәрләренең данлыклы традицияләрен дәвам итеп һәм Республика Башлыгы Радий Хәбировның: “Һәр төбәкнең үз фестивале булырга тиеш”, тигән сүзләрен исәпкә алып, Үтәгән авылы халкы Кабак фестивале үткәрергә карар иткән.
Әлбәттә, нинди генә бәйрәм булмасын, ул ныклы әзерлек таләп итә. Менә үтәгәнлеләр дә бу бәйрәмгә бик күптән әзерләнә башлаган. Барлык авыл халкын берләштерүче бәйрәм үткәрү идеясе белән  2019 елда авыл старостасы итеп сайланган Дилара Кудайгулова күптән яна. Узган елда ул авылның актив кешеләреннән торган инициатива төркеме төзи.  Авыл халкы да аларның идеясен хуплап кабул итә һәм бердәм көч белән башкарылган эшенең нәтиҗәсе – әлеге зур бәйрәм анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгиз Фәткуллин һәм башка бик күпсанлы кунаклар да үзләренең соклануын яшерә алмады. Яңа Кыешкы авыл биләмәсе башлыгы Фидан Миңнегалиев та чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Бу чара авыл халкының бердәмлеген, уңганлыгын чагылдыра, күркәм эшләрен башкаларга күрсәтергә мөмкинлек бирә, диде ул. Әлбәттә, әлеге чараны оештыруга зур өлеш кертүчеләр: кул көче, киңәшләре белән һәм акчалата ярдәм итүчеләр лаеклы бүләкләнде. 
Ә бәйрәм, чынлап та, киң колач алды. Авылда яшәүчеләр һәм килгән кунакларның күргәзмәләре тезелгән мәйданчыкны тиз генә урап чыгармын димә. Төрле формадагы, төрле зурлыктагы кабакларга карап күзләр камаша. “Шулай да була икән?” Күргәзмәдә йөрүчеләр ирексездән үз-үзләренә шундый сорау бирә. Ә кул эшләре, ризыклар! Аларның барысы да кабак белән бәйле. Нинди генә ризыклар әзерләмәгән авыл уңганнары кабактан: кайнатма, сут, ботка, кыстыбый, коймак, манты, өчпочмак...Кабакны киптереп чәй дә ясаганнар хәтта! 
Бәйрәмдә республикабызның башка районнарыннан да катнашучылар күп булды. Аларның һәммәсен бу авыл белән дуслык, туганлык җепләре бәйли. Шулай, Чакмагыш районының Имәнлекүл авылыннан килгән Индира һәм Илшат Арслановларны бирегә гаилә дуслары чакырган. Алар мөгезле эре мал, кош-корт  үрчетү белән шөгыльләнә. Бүген алар кунакларга шашлык тәкъдим итте. Шулай ук төрле районнардан алып килгән балны да тәмләп карарга һәм сатып алырга мөмкин иде. Җәмилә апа Сәлахова бүген Дүртөйле районының Семилетка авылында яшәсә дә, тумышы белән ул Үтәгәннән. Туганнары, авылы белән бәйләнешне өзми. Бу көнне бал сатудан тыш, туганнары белән бәйрәм табыны да корганнар.  Зилия Сөләйманова да туган авылыннан читтә – Благовещен якларында яши. Әлеге чара турында тормыш иптәше интернеттан белеп алган һәм мондый чарадан читтә каласылары килмәгән. 
Үтәгән халкы да башлыча мал, кош-корт асап, бакча үстереп көн күрә. Үзләреннән арткан продукцияне сатуга чыгаралар. Шундый тырыш гаиләләрнең берсе – Баһаветдиновлар. Гөлнәзирә апа ике улының да туган авылында төпләнеп калуына шатланып бетә алмый. Өч бала тәрбияләп үстергән ул, бүген 10 онык-оныкачы өчен хәстәрлекле нәнәй дә. Балаларына хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, оныкларын тәрбияләшеп, киленнәре белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә яшиләр. 
Хәтта әлеге чарада катнашкан билгеле артистлар, мәдәният хезмәткәрләре – Башкортстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаров, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Рамил Чурагул, “Аргамак” этно-рок төркеме һәм аның солисты Ринат Рамазанов, якташыбыз, Малай авылы егете Илнур Ишембаевны да Үтәгән белән күптәнге дуслык-туганлык җепләре бәйли. Фидан Сафа улы билгеләвенчә, дусты Әхәт Хөсәеновның туган авылына ул студент чакларында еш кайтып йөргән. 
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Яхшыголов җитәкчелегендәге “Яшь күңелләр” ансамбле,  Архангель районының Көмәрле авылыннан килгән “Кайнавык” фольклор ансамбле дә моңлы күчтәнәчләрен тапшырды. Авылның үзешчәннәрен берләштергән “Агыйдел сылулары” ансамбле бәйрәмнең иң чагу бизәге иде. Ә рәхмәтле тамашачылар артистларга бүген чәчәкләр урынына яшелчә-җимеш гөлләмәләрен бүләк итте.
Якындагы мәйданчыкларда да җанлылык хакимлек итте. Кабакны файдаланып төрле спорт уеннары: җәядән ату, чиләкләргә кабак салып йөгерү кебек ярышлар оештырылды, теләге булганнар кабаклар белән бизәлгән арбага утырып, мәйданчык буенча атта йөреде. Кабактан әзерләнгән ризыклардан сыгылып торган табыннар артында сый-хөрмәттән авыз итүдән тыш, теге яки бу ризыкны әзерләү буенча киңәшләр дә алырга мөмкин иде. Бу авылда бик күркәм тагын бер йола бар – һәр бәйрәмдә Рифат Галләмов һәм Таһир Гапиров авылдашларын һәм кунакларны тәмле пылау белән сыйлый. Бу юлы да урындагы фермер Радик Йөзлекбаев биргән сарык итеннән бик тәмле пылау әзерләделәр.   
Һәм, ниһаять, бәйрәмнең җиңүчеләрен билгеләү вакыты да килеп җитте. Шулай итеп, “Иң зур кабак” номинациясендә Рима Әбделманова бүләкләнде. Ул үстергән кабакның диаметры – 165 сантиметр. Иң авыр – 25 килограмм тарткан кабакны Айрат Искәндәров үстергән. Ә иң үзенчәлекле кабаклар Рәвилә Баемованың бакчасында җитешкән. 
Күмәк көч белән оештырылган чараның җимеше дә бик татлы килеп чыкты. Авыл халкы мондый бәйрәмнәргә сусаган иде, ә инде читтә яшәүчеләрнең хис-тойгыларын сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Очрашу, рәхәтләнеп, күзгә-күз карашып аралашу мөмкинлеге бүләк итте бит ул. Чөнки күңелендә туган җиренә карата   җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, читтә яшәсә дә, бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора. Ә “Кабак-фест” менә шундый мөмкинлек бүләк итте һәм үтәгәнлеләрне тагын да ныграк якынайтты һәм берләштерде. 

Читайте нас: