Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 сентябрь 2022, 17:40

Рөстәм Газизов: "Радий Хәбиров 2024 елгы сайлаулар алдыннан бурычлар куйды"

Уфада “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе политсоветы булды.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Уфада «Бердәм Русия»  партиясенең төбәк бүлекчәсе политсоветы булды, киңәйтелгән утырышта республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

"Башкортстан Башлыгы төбәк сәяси совет әгъзаларына узган шимбәдә бердәм тавыш бирү көне кысаларында башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Төп моментлар — 2023 һәм 2024 елларга, сайлау штабын формалаштыруга, партияне тулаем әзерләүгә, партиянең һәр әгъзасын – Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауга, Русия Президенты, Башкортостан Башлыгын сайлауга куелган бурычлар.

Радий Хәбиров бүген партиянең номиналь рәвештә генә түгел, ә партия тормышка ашыра торган проектлар һәм эшләр гамәли характерга ия булсын, республикабызның һәр кешесенә карата мөнәсәбәттә торсын өчен бурычлар куйды”, - диде Стәрлетамак хакимияте башлыгы, партиянең төбәк сәяси советы Президиумы әгъзасы Рөстәм Газизов.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: