Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 11:01

Әни белән кечкенә улы коткаручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр

Янгын сүндерүчеләр вакытында килмәсә, алар исән булырлар идеме икән?

Руфина Таҗиева Башинформ
Фото:Руфина Таҗиева / Башинформ

Уфада Кристина Рузанова 2 яшьлек улы белән янгын сүндерүчеләргә гомерләрен саклап калулары өчен рәхмәт белдерергә килгән. Алар коткаручыларга торт һәм изге теләкләр язылган открытка алып килгәннәр.

Янгын 26 август иртәсендә Ленин урамындагы биш катлы йортта башланган. Янгын чыккан урынга 22нче янгын-коткару отрядының янгын сүндерүчеләре килеп җиткән.

Ике бүлмәле фатир бүлмәсендә  әйберләр яна башлаган.  Янгын сүндерүчеләр коткару җайланмасы ярдәмендә сигез кешене коткарганнар,  шуларның берсе -  бала. 15 кеше баскычтан үзләре төшеп, эвакуацияләнгән. Рузановлар гаиләсен - Кристина Ильдаровна һәм аның кечкенә улын  төтен белән агулану диагнозы белән  Уфаның 22нче дәваханәсенә реанимация бүлегенә алып киткәннәр. Хәлләре уртача авырлыкта булган.

Менә шулай  аруланып, тернәкләнеп чыккач, Рузановлар коткаручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: