Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 08:10

Их, җылытсын иде!

Ялларда безне нинди һава торышы көтә? 

Их, җылытсын иде!
Их, җылытсын иде!

Башкортстанда атнаның соңгы эш көнендә салкын, яңгырлы һава торышы сакланачак.

Башгидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, бүген көндез республика буенча аерым районнарда бераз яңгыр явуы көтелә. Көнбатыштан искән җил әкренләп көньякка борылачак.

Көндез һава температурасы +11,+16°ка кадәр җитәчәк.

Шимбә көнне, 10 сентябрьдә, урыны белән көньяк районнарда бераз яңгырлар булачак. Җил төньяктан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +2,+7°, аязытканда 0,-2°, көндез +10,+15°.

11 сентябрьдә, якшәмбе көнне һава торышының характеры сизелерлек үзгәрмәячәк.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: