Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2022, 09:40

Уң як бите үсүдән туктамый

"За Гранью" тапшыруында Баймак шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек малайны күрсәттеләр.

25 августта НТВ каналында чираттагы "За Гранью" тапшыруын күрсәттеләр. Бу чыгарылышта Баймак шәһәреннән килгән 13 яшьлек малайның язмышы тасвирланды.

Морат Кашкаровның сирәк очрый торган генетик авыруы бар - Протея синдромы белән интегә. Битенең уң ягы ике тапкыр зуррак, моннан тыш, умыртка баганасы нык кәкерәйгән, аяк бармаклары белән проблемалары бар. Малайның сөякләре һәм мускуллары тиз һәм контрольсез үсә икән. Үз гомерендә ул инде 13 операция кичергән. 1 яшьтән башлап ул трахеост аша гына тын ала. Әнисе авырлы вакытында табиблар баланың патологияләр белән тууын хәбәр иткәннәр, әмма әлеге диагнозын бала туганнан соң гына куя алганнар. Морат тик яхшы билгеләргә генә укый, акыллы һәм аралашучан егет.

Бу гаиләдә тагын ике бала үсеп килә. Алия һәм Фуат Кашкаровлар һәркайсына яхшы тәрбия бирергә тырышалар. Морат бирешми, бу чирен ничек тә җиңәргә һәм танылган киберспортсмен булырга хыяллана. Умыртка баганасына тимер конструкция урнаштыру операциясенә 1,2 млн. сум акча җыелган. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: