Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 август 2022, 14:25

Яңа проект старт ала

Шәхси үсешкә омтылучы укучыларны берләштерәчәк.

Яңа проект старт ала
Яңа проект старт ала

Агымдагы елның көзендә Башкортстанда «Үсеш территориясе. Яңа хәрәкәт. NEXT» проекты старт ала.

2019 елда Салаватта «Үсеш территориясе» форумы проект үсешенең башлангыч ноктасы булды. Башкортстан башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова башлап җибәргән чара төбәк укучыларын берләштерде һәм аларга яңа белем алырга мөмкинлек бирде. «Үсеш территориясе»нең икенче форумы 2021 елда узды, аның нәтиҗәләре буенча актив һәм перспективалы мәктәп укучылары берләштерелде.

Проект Башкортстанның төрле шәһәрләрендә 15 резиденттан торган балаларга үсеш мөмкинлеге бирде инде. Агымдагы елның сентябрендә проект кысаларында муниципаль районнарда тагын 5 өстәмә резиденция ачу планлаштырыла.

Хәзерге вакытта оештыручылар командасы резиденцияләр ачылачак 5 район арасына керергә дәгъва кылучы муниципаль берәмлекләрдән гаризалар кабул итә.

Гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә, төп чаралар 2022 елның октябреннән 2023 елның маена кадәр планлаштырылган.

 

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: