Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2022, 12:42

Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм сузды

Луганск Халык Республикасында социаль объектларны һәм инфраструктураны тергезүдә безнең республика зур өлеш кертә.

ЛНР Тышкы эшләр министры Владислав Дейнего Луганск Халык Республикасында  социаль объектларны һәм инфраструктураны тергезү буенча Башкортстан белгечләренең эшен югары бәяләде. Владислав Николаевич шулай ук искә төшергәнчә, нәкъ менә Башкортстан Русия төбәкләреннән беренчеләрдән булып ЛНР халкына ярдәм итә башлады:
 Башкортстан Президенты Красный Луч һәм Петровский шәһәрләренә, Штеровка бистәсенә – легендар генерал-майор Миңнегали Шәйморатов сугышкан һәм һәлак булган урыннарга күптән игътибар итте. Ул үзенең гомерен җәлләмичә шушы җирләрне саклаган. Нәкъ менә шуңа күрә бу җир Башкортстан халкы өчен аерым әһәмияткә ия.
Министр сүзләренчә, ЛНРда торак пунктлар инфраструктурасына совет чорыннан көч салынмаган, шуңа күрә ул бик начар хәлдә. Әмма РФ төбәкләре ярдәмендә Луганск Халык Республикасында бу проблеманы хәл итәргә өметләнәләр, дип билгеләп үтте Дейнего. 
- Бигрәк тә юллар өстендә системалы эшли башлавы сөендерә. Башкортстан Красный Лучта асфальт заводы төзеде һәм юлларны төзү тизләтелгән темпларда барды. Моннан тыш, хәзерге вакытта генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге Петровка мәктәбендә капиталь ремонт бара.
Төзүчеләр мәктәпне ремонтлауны үз өстенә алдылар, 1934 елда файдалануга тапшырганнан соң, ул бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган.
- Капиталь ремонт тулы куәтенә бара, - дип сөйли Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов. - Параллель рәвештә эшчеләр гипсокартон монтажлау өчен металл каркаслар урнаштыра. 20 августка кадәр сантехника һәм электрика буенча эшләрне төгәлләргә планлаштырабыз. Хәзер без монда тагын белгечләрне чакырачакбыз әле. Бу эштә безгә үзидарә органнары вәкилләре һәм күрше төбәкләр актив ярдәм итә – бүген Ростов һәм Воронеж өлкәләреннән кешеләрне көтәбез. 1 сентябрьгә без барлык эшләрне дә төгәлләячәкбез, - диде ул. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: