Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2022, 10:10

Баланы мәктәпкә озату 27 меңгә төшә

Хаклар елдан-ел арта. 

Баланы мәктәпкә озату 27 меңгә төшә
Баланы мәктәпкә озату 27 меңгә төшә

Беренче сыйныфка мәктәпкә укырга баручы балага күпме акча тотылуы турында Башстат статистика биргән. Башкортстанда кыз баланы беренче сыйныфка бирү өчен 27 мең сум акча кирәк. Бу суммага мәктәп формасы, сумка, уку кирәк-яраклары керә.

Бу мәгълүмат июль аенда бирелгән. Республикада беренче сыйныфка баручы бер балага 22890 сум (малайлар өчен) һәм 27624 сум (кызлар өчен) акча кирәк.

Бу 2021 елның июле белән чагыштырганда 118,2%ка һәм 115,4%ка кыйммәтләнгән.

Ә былтыр, 2020 ел белән чагыштырганда, үсеш нибары 3,8% һәм 2,9% тәшкил иткән. Аерым алганда, малайлар өчен кием-салым һәм аяк киеме хәзер уртача 17174 сумга төшәчәк, канцелярия товарлары, рюкзак һәм дәреслекләрне кызлар өчен 5716 сум тотарга кирәк булачак, ә кием-салым һәм аяк киеменең уртача бәясе 21908 сум тәшкил итәчәк.

Хаклар быел нык арткан. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: