Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2022, 16:49

Башкортстанда экологик эшләр атналыгы башлана

6-14 августта өмәләр үтәчәк.

Руфина Таҗиева Правительство РБ
Фото:Руфина Таҗиева / Правительство РБ

Ял һәм бәйрәм көннәрендә республика халкы һәм  Башкортстанга килгән кунаклар күл, елга буйларына, урманнарга, табигать паркларына, гөмбә, җиләк җыярга яки пикник оештырырга юл тота. Ял беткәннән соң күпләр үзләреннән соң  чүп-чар калдырып китә.

     Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә җәйге чорда су  буйлары, урман кырлары   кәгазь, целлофан пакетлар, консерв  банклары һәм шешәләр белән тула.  Чүплекләр барлыкка килә, алар әйләнә-тирә мохиткә - туфракка, сулыкларга зыян китерә, пычрата, шулай ук янгын чыгу куркынычын арттыра....

     6 августтан 14 августка кадәр Башкортстанда “Экологик эшләр атналыгы” акциясе узачак, аның кысаларында халык күпләп ял итә торган урыннарда, сулыкларның яр буе зоналарында һәм төп туристик маршрутларда өмәләр үткәреләчәк.

 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: