Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 август 2022, 01:28

Стәрлебашта стела ачылды

31 июльдә Русия Хәрби-Диңгез флоты көнендә, Стәрлебаш районында, Хәрби дан һәм Хәтер аллеясында Стәрлебаш районының ветеран-диңгезчеләренә стела ачылды.

Стеланы ачу тантанасында Стерлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов, Республика сугыш, хезмет, Кораллы Кочлер һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе, БР Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Валерий Шәрипов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. 


Чарада аеруча активлык күрсәткән диңгезчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Кызыл тасманы кискәннән һәм чәчәкләр салганнан соң, митингта катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: