Башкортстан Хөкүмәте табигать паркларына йөргән өчен түләү күләмен билгеләде.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов: табигать паркларында ял итүчеләр саны елдан-ел арта, бу, үз чиратында, ул урыннарда уңайлы шартлар тудыру кирәклеген таләп итә. 2021 елда табигать паркларында 140 мең кеше ял иткән. Билгеле булуынча, бездә парк территорияләренә керү түләүле. Моны Башкортстан Хөкүмәтенең 05.04.2021 елгы № 127 карары нигезендә эшлиләр. Акча паркларны төзекләндерүгә, биотуалетлар һәм чүп-чар баклары урнаштыруга, күл төбен тикшерү һәм аны пыяладан, чүп-чардан тазартуга, территорияне каты көнкүреш калдыкларыннан даими чистартуга тотыла.
– «Кандракүл» һәм «Аслыкүл»дә бер кешегә 250 сум, «Ирәмәл», «Зилим» һәм «Морадым тарлавыгы» табигать паркларына – 200 сум, аеруча саклана торган башка табигать паркларына – 150 сум түләп керергә. Бу урыннарда автомобиль кую 90 сум.
Министр билгеләп узганча, аеруча саклана торган табигать паркларына якын яшәүче балалар, ветераннар, күп балалы гаиләләр, пенсионерлар бушка йөрү хокукына ия.