Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июль 2022, 18:28

"Басу көне" семинары үтте

Бу чара ел саен уракка төшү алдыннан үткәрелә.

Бүген, 26 июльдә, Зианчура районында "Басу көне" семинары узды.

Чара гадәттәгечә уракка төшү алдыннан үткәрелә.«А7АгроРБ» оешмасы кырларында Урал һәм Көньяк төбәкнең 12 районыннан аграрийлар очраштылар, 2022 елда уңыш җыю турында фикер алыштылар һәм авыл хуҗалыгы культураларының төрле сортлары булган тәҗрибә һәм демонстрацион урыннарны карадылар. Әлбәттә, үзебезнең сортларга һәм гибридларга басым ясалды. Әмма иң яхшы чит илнекеләреннән дә берәү дә баш тартмый, хәер, санкцияләр булуга карамастан, юллар бар, тәэмин итү туктатылмый.

Техника белән дә шул ук хәл. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов әйтүенчә, 2021 ел республика аграрийлары өчен рекордлы булган, 12 млрд сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Ул билгеләп үткәнчә, агымдагы елда узган елгы рекордны кабатлау авыр булачак, әмма күрсәткеч 10 млрд.сум дәрәҗәсендә булыр дип планлаштырыла.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: