Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2022, 18:09

Юлда төрле хәлләр була шул

Антальядән Уфага очучы самолет җиргә төшәргә мәҗбүр булган.

Бүген төнлә Анталья-Уфа рейсы белән очучы Sukhoi Superjet 100 авиакомпаниясе самолеты Ставрополь краендагы Минеральные Воды шәһәре аэропортына төшкән. 
Герметизация системасының төзек булмавы аркасында шундый карар кабул ителгән. 
Әлеге рейс пассажирларының берсе Олег "Вконтакте" социаль челтәрендә хәбәр итүенчә, Төркия аэропорты хезмәткәрләре багаж отсекын начар япкан. "...Шуның аркасында разгреметизация бара.Тиешле биеклеккә күтәрелеп булмый, Минеральные Воды шәһәренә очабыз", -.дигән капитан җиргә төшәр алдыннан. 
"Минеральные Воды аэропортына төштек, бортта ике сәгать көтеп утырдык: проблема хәл ителде, самолетка ягулык өстәлде, аннан соң гына юлыбызны дәвам иттек. Ике сәгать соңга калып Уфага килеп төштек", - дигән Олег. 


Чыганак: Башинформ, 
Олег Яровиков фотосы. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: