Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль 2022, 14:11

Әнисе фотога төшергәндә, улы суга бата язган

Уфада әти-әниләре белән пляжда ял иткән дүрт баланы коткарганнар.


 
Соңгы биш көн эчендә республикадагы елга-күлләрдән дүрт баланы коткарганнар. 


"Райский берег" пляжында коткаручылар 7 яшьлек малайны, "Ак-Яр Затон" пляжында 6 яшьлек кызны бәладән саклап калганнар. Хезмәткәрләр 8 һәм 11 яшьлек ике малайны "Карьерное" пляжында коткарганнар. 


 Игътибар итегез, коткарылган балалар әти-әниләре белән бергә ял иткәннәр. Һәм барысы да үзләре генә су коенганнар һәм аларны зурлар карамаган. Тик берсе генә әнисе белән икәү суда булганда бата язган. Хатын улын фотога төшереп торганда бала чумган, әнисе бу хәлне тиз генә аңлап өлгермәгән, шулай уйный дип уйлаган. Коткаручылар күреп, ярдәмгә килгән.  


Менә шундый хәлләр. Ярый әле сулыкларда коткаручылар эшли. Алар күзәтүе астында үлем очраклары да кими. Көннәр эссе тора, елга-күлләргә барып ял итәсе килә, әлбәттә. Тик, дуслар, берүк сак һәм игътибарлы булыйк инде, бигрәк тә балаларны күздән ычкындырмыйк. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас: