Җәмгыять
22 июль 2022, 05:24

Уфадан Антальягә рейслар саны артачак

Чөнки Төркиягә ял итәргә барырга теләүчеләр бик күп.


«Уфа» аэропортыннан Төркиянең Анталья шәһәренә рейслар саны артачак.

 Southwind һәм Corendon Airlines авиакомпанияләре Уфадан Төркиягә, Урта диңгез ярында яңа очыш программалары ача. 
Corendon Airlines 26 июльдән Антальягә рейсларын башлый. Атнага дүрт тапкыр: сишәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә 189 пассажир сыярлык Boeing 737-800 самолетлары очачак. 
Ә 2 августтан Антальягә Southwind авиакомпаниясенең дә рейслары башлана. Ул атнага алты тапкыр 220 пассажир сыйдырышлы Airbus A321 самолетларын "эшкә җигәчәк".
Шулай итеп, Уфадан Антальягә рейслар саны атнасына 22гә кадәр җитәчәк. 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас