Җәмгыять
22 июль 2022, 07:57

Дмитрий Чернышенко: “Субъектларның иң яхшы тәҗрибәсен таратырга кирәк"

Ул “Табибка язылу” сервисын оештыруны күз уңында тотты.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко федераль башкарма хакимият органнары һәм төбәкләр арасында санлы трансформация җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда федераль санлы трансформация җитәкчеләре һәм төбәкләрнең оператив рейтингы тәкъдим ителде.  

Моннан тыш, санлы сервисларның экосистемасын булдыру өчен кирәкле мәгълүматлар витринасын формалаштыру процессы турында фикер алыштылар.

Вице-премьер  Президент Владимир Путин Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары советы утырышында масштаблы санлаштыру исәбенә технологик бәйсезлеккә ирешү зарурлыгына игътибарны юнәлтүе турында искә төшерде. Федераль башкарма власть органнары һәм төбәкләр тарафыннан эшләнгән санлы трансформация стратегиясен үзебезнең ил технологияләрен һәм программа продуктларын кулланып конкрет нәтиҗәләргә китереп актуальләштерергә кирәк.

Киңәшмәдә шулай ук мәгълүмат витринасын формалаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Ул санрлы сервисларның экосистемасын булдыру өчен кирәк. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, витрина "ГосТех" платформасының база сервисы булачак, бу гамәлдәге мәгълүмат системаларының платформа сервислары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеген төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Дмитрий Чернышенко субъект башлыкларына "Табибка кабул итүгә язылу" сервисын үстерү өчен, мәгълүматларның төбәк витриналарын булдыруны һәм аларны ел ахырына кадәр "Дәүләт хезмәте" платформасына тоташтырырга кушты.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас