Гоголь урамының 22 һәм 22/1адресы буенча урнашкан Гурылев утары йөз ел элек төзелгән һәм бу бина мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Бина төзекләндерелергә тиеш, шуңа күрә кешеләрен икенче торакка күчергәннәр.
Әмма Римма Якупова коммуналка бүлмәсе өчен шәһәр үзәгендәге бу йорттан китәргә теләми икән. Аның фатиры монда иң кечкенәсе - нибары 20,3 квадрат метр.
Бүлмәдә җиде кеше язылган, ә милек биш кеше исемендә тора: Римма үзе, аның улы, сеңлесе һәм аның ике баласы. Әлеге вакытта Римма ханым ялгызы яши.
"Минем гаиләм җиде кешедән тора, безнең һәрберебезгә 18,5 квадрат метр бирсеннәр. Шуңа без канәгать булыр идек һәм бәхәсләшеп тә тормас идек», - дигән ул.
Закон буенча бу авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә аның мәйданына карап фатир бирелергә тиеш.
Яңа торактан баш тарту сәбәпле, шәһәр мэриясе ханымны судка биргән. Ул берничек тә килешүгә килми икән: тәкъдим ителгән торакка күчәсе килми , өч миллион сумлык акчалата компенсациягә дә риза түгел, ди.