Җәмгыять
13 июнь 2022, 07:34

Кичә 40 исерек водитель тотылган

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми.

Узган тәүлектә республика юлларында 4 автомобиль һәлакәте теркәлгән, аларда алты кеше зыян күргән. Бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Соңгы тәүлек эчендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 40 исерек шоферны туктаткан, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1500 дән артык очрагын ачыклаган», — дип өстәделәр ведомствода.

Чагыштыру өчен: 10 июньдә, эш көнендә, ЮХХДИ хезмәткәрләре Башкортстан юлларында 35 исерек шоферны тоткарлаган.

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас