

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә шәхси газ җиһазлары булган күпфатирлы йортларда җилләтү һәм төтенне суырту системалары бозылган очракларны бетерү буенча эшләрне оештыру һәм башкару турында фикер алыштылар.
Андрей Назаров җилләтү каналлары торышы быел мартта узган оператив киңәшмәләрнең берсендә тикшерелүен билгеләп үтте. Бу проблема язын, торак йортларны газ тәэминаты системаларыннан өзә башлагач, аеруча кискенләште. 1,5 меңнән артык кеше яшүче 50 күпфатирлы йортта газ сүндерелде. Су җылытуга һәм ризык әзерләүгә бәйле проблемалар килеп туды. Республика халкы канәгатьсезлек белдерде. Соңгы киңәшмәдә хәлне бетерү буенча тиешле карарлар кабул ителде. 3 июньгә 18 муниципаль берәмлектә 49 торак йорт газ тәэминатыннан өзелгән, бу 800 фатирдан күбрәк дигән сүз.
Күпфатирлы йортларда газ тэминатын өзү очраклары артуның сәбәпләре, шулай ук җилләтү һәм төтен суырту системалары бозылган очракларын бетерү эшлен оештыру барышы турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, төтен чыгу морҗасы һәм җилләтү каналларының төзексезлеге проблемасы озайлы вакыт файдаланылган торак фондының күпчелекне тәшкил итү сәбәпле киңкүләм төсмер алды.