Җәмгыять
6 июнь 2022, 14:04

16 район чәчү кампаниясен төгәлләгән

Республика буенча эшләрне бер атна эчендә төгәлләргә планлаштыралар.

  Башкортстан аграрийлары тарафыннан  язгы кыр эшләре барышында 2,07 млн. мәйдан чәчелгән, бу планның 95 процентын тәшкил итә. Бу хакта Башкортстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы  министры  Илшат  Фазрахманов  атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

6 июньгә төбәктә 1,36 млн. гектарда  бөртекле һәм кузаклы культуралар, 419 мең гектар мәйданда майлы культуралар, шулай ук 43,4 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчелгән.

– Республиканың 16 районы чәчү кампаниясен төгәлләделәр инде, - дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов. - Гомумән алганда, Башкортстан буенча язгы чәчүне бер атна эчендә төгәлләргә планлаштырабыз.

Моннан тыш, төбәк хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә дә керештеләр. 6 июньгә 310 гектар азык культуралары чабылган.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас