Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 12:55

Урал аръягының 66 торак пункты интернетлы булды

Җирле халык һәм туристлар һәрвакыт элемтәдә булачак.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Башкортстанда бер ел эчендә Урал аръягының 66 торак пункты МТС  тиз йөрешле интернет белән тәэмин ителгән. Ул үз эченә барлык төп туристик локацияләрне һәм районның ял итү урыннарын алган.

Мобиль интернет  Зилим елгасы ярында урнашкан Толпар авылында, Белорет районындагы «Айгир» тимер юл станциясе территориясендә, Бөрҗән  районының Нәби, Яңа Монасыйп, Иске Монасыйп авылларында барлыкка килгән. 

Югары тизлекле мобиль Интернет хезмәтләре  торак-коммунаь  хуҗалыгы  өчен дистанцион түләү, “дәүләт хезмәтләре” Порталы һәм мобиль банклар сервисларыннан файдалану, онлайн-кинотеатрларда фильмнар карау мөмкинлеге ача. Технология җирле халыкка һәм туристларга һәрвакыт элемтәдә  булырга мөмкинлек  бирә, бу исә коткару хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак, ял итүчеләрнең уңайлылыгын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: