Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 13:58

Бер көнлек хезмәт хакын – Донбасска ярдәм итеп

Бүгенге көндә ярдәмнең һәр төре дә урынлы булачак.

Руфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Башкортстан  Дәүләт Җыелышы депутатлары,  республика парламенты рәисе белән берлектә,  бер көнлек хезмәт хакын  Луганск Халык Республикасы  халкына ярдәм сыйфатында җибәрәчәк. Төгәлрәк итеп әйткәндә, матди ярдәм Красный Луч шәһәрендә яшәүчеләргә җибәреләчәк.

"Республиканың  Красный Луч  белән мөнәсәбәтләре үзгә, үзенчәлекле,  – дип хәтергә төшерде  Константин Толкачев. – Бу шәһәр янында легендар генерал-майор Минегали Шәйморатов җитәкчелегендәге 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясе Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар белән көрәште. Шунда  ул туганнар каберлегендә җирләнгән. Бүген  Красный Луч халкы  бик авыр шартларда яши. Республика аларга  кулдан килгәнчә ярдәм итә.  Без мондый хәлдә аларга күрсәтелгән теләсә нинди ярдәм, шул исәптән финанс ярдәме дә урынлы булачагын аңлыйбыз”.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: