Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 Май 2022, 11:43

Газ кертү дәвам итә

Зәңгәр ягулык 32 мең йортка илтеп җиткереләчәк.

Газ кертү дәвам итә
Газ кертү дәвам итә

Башкортстанда  торак пунктларын  газлаштыру программасы буенча 2022 ел азагына кадәр 3,2 мең км озынлыкта 1,4 мең газ тарату челтәрләре объекты тәзү планлаштырыла.

     Бу хакта республика  хөкүмәтендә үткән оператив утырышта  "Газпром межрегионгаз Уфа"  оешмасының генераль директоры Альберт Локманов сөйләде.

    “Көзге-кышкы чорны  тәмамланганнан соң, без эшләрне  активлаштырдык – газ 32 мең йортка илтеп җиткереләчәк. 81 шундый объект төзелгән һәм 145 объект проектланган да инде. Кешеләр биргән заявкалар буенча планга Башкортстанның 1459 торак пункты кертелгән", - дип билгеләп үтте ул.

     Альберт Локманов шулай ук: “Бу максатларга бердәм газлаштыру операторы үткән елның декабрендә республикага 1,2 млрд. сум акча бүлде, ә график расланганнан соң 2,5 млрд. сум күләмендә траншка гариза җибәреләчәк”, -  дип өстәде.

     Әлбәттә, газны бөтен кешеләргә дә тулысынча бушка кертсеннәр иде. Гадел булыр иде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: