Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2022, 23:25

Коронавирусның яңа дулкыны булырмы?

Министрлык үз фаразын әйтте

Башинформ
Фото:Башинформ

Башкортстанның  Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусның яңа дулкыны килү вакытын  атады - җәй башында, дигән фикер яңгырады.  Бу хакта брифинг барышында республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

"Коронавирус белән бәйле хәл тотрыкланды, әмма  иркен тын алырга  иртә әле! - диде министр. - Җәй башына Азия штаммы аркасында авыручылар саны артырга мөмкин".

Ведомство башлыгы төбәк халкын прививка ясатырга  һәм ревакцияләнергә чакырды, чөнки авыру беркая да китмәде.

2022 елның 24 мартына Башкортстанда COVID белән авыручылар саны 272 215 кеше тәшкил иткән.  Соңгы тәүлек эчендә 678 яңа очрак теркәлгән.  11 пациент вафат булган.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас: