Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2021, 13:00

“Гастрономик туризм. Яңа мөмкинлекләр”

Уфада гадәти булмаган үзенчәлекле  чара үтте.

“Гастрономик туризм. Яңа мөмкинлекләр”
“Гастрономик туризм. Яңа мөмкинлекләр”

8 декабрьдә Уфада  "Гастрономик туризм. Яңа мөмкинлекләр”  II Форум-фестивале программасы  кысаларында “Туристик инфраструктурада Русия төбәк кухнясы”  дигән  чара  узды. Аны  «Русиянең гастрономик картасы» проектының автор-методисты һәм җитәкчесе Екатерина Шаповалова үткәрде.

5 сәгатьлек кулинар марафон вакытында шеф-пешекчеләр  форумда катнашучыларга 100дән артык  ризыклар  һәм төбәк кухнялары   блюдолары,  шул исәптән Русия халыклары аш-сулары тәкъдим иттеләр.

– Русиядә 130 мең туклану предприятиесе бар, аларның 1% ы Русия төбәк кухнясында  специальләшә һәм туризм өчен кыйммәткә ия, – дип сөйләде Екатерина Шаповалова, -  моның өчен тулы бер индустрия булдырырга кирәк. Безнең илдә төбәк кухнялары өчен барлык уникаль продуктлар бар, һәм алар кунакханәләр, рестораннар һәм кейтеринглар өчен җитештерелергә тиеш.

Екатерина Шаповалова билгеләп үтүенчә,  Русия милли кухнясының үсеше дәүләт сәясәтенең бер өлеше булырга тиеш. Ведомствоара, тармакара төркемнәр кирәк, алар үз  эченә сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм туризм министрлыклары вәкилләрен  дә алырга тиеш.

Чарада Башкортстан, Мурманск өлкәсе, Кузбасс, Карелия Республикасы,  Владимир өлкәсе, Алтай крае, Удмуртиянең әйдәүче  шеф-поварлары катнашты.   

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: