Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2021, 12:25

Денис Наумчикны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр

4 бала әтисе суга баткан кызны коткарды.

Денис Наумчикны  “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр
Денис Наумчикны “Батырлык өчен” медале белән бүләкләделәр

Уфада  суга батып барган 7 яшьлек кызны коткарган геройны республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр. Бүләкне БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов тапшырды.

Бала белән бәхетсезлек очрагы 17нче ноябрьдә Якутов исемендәге парктагы Солдат күлендә булган.

"Денис баланың  суга егылып төшүен  күрә  һәм ярдәмгә йөгерә.  Үзе дә боз астына китә,  әмма кыз  баланы ярга таба чыгарып җиткерә ала”,  — диде Ирек Сәгыйтов. - Мин Денисны чын-чынлап яхшы, кыю гамәле  өчен рәхмәт белдерергә чакырдым. Мондый кешеләрнең булуы бик шәп".

Ирек Сәгыйтов балаларның әти-әниләренә дә мөрәҗәгать итте:

 «Балаларны олыларсыз, игътибарсыз калдырмауларын сорыйм, аеруча сулыкларга  берүзләрен җибәрмәгез, хәвефсезлек турында онытмагыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дип ассызыклады ул.

Тиздән Денис Наумчикны Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  дәүләт наградасына тәкъдим итәчәкләр.

Денис -  күп балалы әти, ул  хатыны белән өч ул һәм бер кыз тәрбияли.  Гаиләсе  өчен  ул -   чын герой.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: