

Марат Яруллинның әтисе кече улының авылда калуын теләгән. Марат гаиләдә төпчек бала икән.
Ул Мәскәүгә 16 яшендә китә. Апасында яши. «Акча әллә ни юк иде. Кастингларда йөрдем. Аннары туйларда каверлар җырлый башлады. Шуннан китте мюзикллар, клиплар, чыгышлар», — дип искә ала сәхнә йолдызы.
Шулай ук ул үзе бу турыда болай ди: «Минем максатларым һәм теләкләрем бар иде. Мин бернәрсәгә дә үкенмим. Әгәр 16 яшькә кайтып булса, мин берни дә үзгәртмәс идем — шул ук тормышны яшәр идем».
Ә сез 16 яшьтә нәрсәне дә булса үзгәртер идегезме?