Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлата

Популяр җырчы Зәринә Асылкаева эстрадада үз урынын, үз йөзен булдырган сәхнә остасы. Күптән түген ул интернет киңлекләрен дәүләт эшлеклесе булган Ленар исемле егет белән дә янәсе кавышуларыннан туй фотолары белән шаулаткан иде. Тик бу бары яңа җыр премьерасына клип төшерүләр генә булды шикелле. Һәрхәлдә, социаль челтәрләрдәге күпсанлы язылучылар һәм иҗатын хөрмәт итүчеләр шулай кабул итте.

Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлатаЗәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлата
Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлата

Ә җырчының исә ялгызлык хакында төпченүләргә җаваплары түбәндәгечә яңгырый:

«Хыянәт иткәндә, ни өчен мөнәсәбәтләр кирәк?»

«Әгәр кеше элеккеге мәхәббәтен сагынса?»

«Әгәр кызыксыну югалса?»

«Һәркемнең дә запас варианты булса?»

Аның сүзләреннән күренгәнчә, җырчы мөнәсәбәтләргә бик үк ышанып карамый, хәтта пессимистик фикер йөртә төсле...

Ә сез ничек уйлыйсыз: бүгенге көндә чын мәхәббәт табып буламы?

Фото: социаль челтәрләр. 

Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлата
Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлата
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас