Газинур Фарукшин: “Фонограммага җырламыйм”

Газинур Фарукшин: “Фонограммага җырламыйм”Газинур Фарукшин: “Фонограммага җырламыйм”
Газинур Фарукшин: “Фонограммага җырламыйм”

80нче елларда популяр булган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшинга быел – 70 яшь. Еллар узса да, тыйнаклыгын, моңын, гадилеген югалтмаган җырчы турында “Чаллы яңалыклары” басмасы язган.

– Газинур абый, бүгенге көндә кайда эшлисез? Сезне таныйлармы?

– Мин бүгенге көндә Чаллыда яшим, бер төзелеш оешмасында «КАмаз» йөк машинасында төзелеш материаллары ташыйм. Аллаһка шөкер, таныйлар. Төзүчеләр үзара: «Бу шул бит», – дип бәхәсләшәләр дә, аннары минем янга килеп, бер-берсенә: «Әйттем бит шул», – диләр. Фотога төшәләр.

Тиздән сезнең 70 яшьлек юбилеегыз. Ничек уздырасыз?

– Аллаһ боерса, көз филармониядә юбилеем үтәчәк. Бу – бик зур эш. Оештыру эшләрен үзләре башкара, мин формада булып, анда матур итеп чыгыш ясарга тиеш инде.

– Сезнең тавышыгыз ярсу ташкын кебек ургып чыга, бер дә үзгәрми.

– Дустым, композитор Илгиз Закиров минем турында: «Фонограммасыз, үзе җырлый торган бердәнбер җырчы – Газинур», – ди. Чыннан да, бер дә фонограммага җырлаганым юк. Үзең җырлагач, тавыш югалмый бит ул.

– Кайсы җырларыгызны тамашачылар әле дә ярата?

– «Актанышым», «Оренбург-Чиләбе», «Сиңа кайтам, газиз туган җирем», «Акбүз атым». Аллаһка шөкер, репертуарымдагы һәр җырымны тамашачылар ярата.

Гаиләгез турында да сөйләгез әле.

– Әйткәнемчә, Анна авылда яши. Мин атнасына бер кайтам. Кызларыбыз Алсу белән Гөлнур Мәскәүдә яши. Берсе дә иҗат юлыннан китмәде. Алсуның музыкаль сәләте бар иде. Әмма ул модель булды. 5 оныгыбыз бар. Алар җәйгә авылга кайта. Аллаһка шөкер, бик күңелле яшибез.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас