

Танылган телевидение алып баручысы Дмитрий Дибров башкорт мультиинструменталисты Зәйнетдинның талантын югары бәяләгән.
Ксения Собчак белән әңгәмә вакытында алып баручы Дибров үзенең Заһир Зәйнетдинов (Зәйнетдин) иҗаты белән таныш булуын әйткән. "Зәйнетдин исемле шундый шәп музыкант бар. Ул башкортча тамак белән җырлый, ләкин заманча ритмикага", - дип сөйләгән Дмитрий Дибров.
Элегрәк мультиинструменталист Зәйнетдин Дмитрий Дибровның Беренче каналдагы «Антропология» программасында катнашкан иде. Тапшыруда якташыбыз «Халҡыма» җыры, «Курай» милли инструменты һәм "Алпамыша" башкорт халык эпосын яңгыраткан иде.