Дуслык күперен ныгытып...

Рамил Чурагулов – Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы. Ел саен аның иҗатын яратучылар өчен Казанга “Чурагулов туры” оештырыла.

Дуслык күперен ныгытып...Дуслык күперен ныгытып...
Дуслык күперен ныгытып...

 2007 елдан бирле Рамил Чурагулов җитәкчелегендә үткәрелә торган иң халыкчан, популяр автобус сәяхәтләренең берсе ул. Сәфәр мәдәни һәм экскурсия программасын берләштерә.  Анда иҗат әһелләре, мәдәният эшлеклеләре һәм туристлар катнаша. Сәяхәтнең төп чарасы Бөтендөнья конгресс бинасында түгәрәк өстәл артында уза.

 

Быел да бу чара, гадәттәгечә, бик матур үтте. Җырлы-моңлы очрашу булды. Автобустан төшү белән конгресс бинасына кадәр туристлар бөтен урамны шаулатып гармун уйнап, җырлап узды. Җырының да ниндие бит әле! Рамил Чурагулов сүзләренә иҗат ителгән “Моңнар кайтсын авылга”.

–“Уфа-Казан арасы” проекты – сәяхәтләр оештыручы Комил Олим улы Сиразетдинов уйлап тапкан проект. Аның “Хазина” яшьләр үзәге бар. Шул үзәк 2007 елдан бирле минем туган көнемә, иҗатыма багышлап турлар оештыра.  Менә шулай Уфа-Казан арасында йөреп, дуслык күперләрен сузабыз, туганлык җепләрен ныгытабыз, – ди Рамил Чурагулов.

Рамил Чурагулов Башкортстанның мәдәният хезмәткәре, Татартанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике республиканың да язучылар берлеге әгъзасы. Аның меңнән артык шигыренә көйләр иҗат ителгән. Әлеге сәяхәттә катнашучы 40ка якын турист аның иҗаты белән якыннан танышты.

Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе киңәшчесе, Татарстан хатын-кызлар” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева, язучылар, шагыйрьләр җырчылар чыгыш ясады.

“Халыкчан. Үзеннән үзе җырлана торган җырлар. Күңелгә ята торган, сүзләре истә кала торган икән, димәк бу инде сезнең зур сәләтегезне, иҗатка бай булуыгызны күрсәтә, – диде Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгәтуллина.

Чара кысаларында ТР Язучылар берлеге исеменнән Рамил Чурагуловка “Габдулла Тукайның 140 еллыгы” медале һәм диплом тапшырылды.

Дуслык күперен ныгытып...
Дуслык күперен ныгытып...
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас