

Шагыйрә, дистәләгән хит-җырларның авторы Гөлүсә Шаһбан белән әңгәмәдән өзек. Аны Закир Шаһбанның тормыш иптәше буларак та беләләр. "Шәһри Казан" басмасыннан Илгизә Галиуллина әңгәмәләшкән.
–Берничә ел элек Закир абыйның хыянәте турында ачыктан-ачык сөйләгән идегез. “Хәзер исә ник сөйләдем икәнтдип үкенгән чаклар булдымы?
– Гомумән, олы башымны кече итеп ниндидер хатыннарга язып та тормас идем хәзер. Исем дә китмәс иде. Закир белән генә җитди сөйләшеп, ачыклык кертер идем. Ә ул вакытта кызыбыз да 4 нче сыйныфта гына укый иде. Үзем дә яшьрәк идем. “Аерылсам, нишләрбез?” – дип тә уйлаганмындыр. Хатын-кыз үзе өчен генә уйламый бит. Бу хәл турында күп әйтелде инде. Мин аны йөрәгемә тигәнгә, башкаларга гыйбрәт булсын дип сөйләдем. “Хайп ясыйм”, – дип тә тырышмадым. Закирга үпкәләп, аны гаепләп тә сөйләмәдем. Бер ханым белән язышуын күреп, тоткач, яңадан икенче исемнәр астында теркәлеп, минем кимчелекләремне санап утыруга түзә алмадым. Закир никадәр мөстәкыйль булса да, күзләре күрмәгәч, үз ягымнан аңа ярдәм итәргә тырыштым. Мондый мөнәсәбәттә булып та, ярамагач, күңелгә тиде, әлбәттә. Ләкин барысын да ачып салмадым. Закирга язган хатынның исемен дә, фамилиясен дә әйтмәдем. Гәрчә алай да эшләп була иде. Иң мөһиме бу хәлләр хәерле тәмамланды. Закир белән 2015 елга кадәр никах белән генә яшәгән идек. Моннан соң рәсми төстә язылыштык. Бар мөлкәтне дә үз исемемә яздырып куйдым. Закир да тынычланды. Ирләрегез читкә йөрмәсен дисәгез, үзегез хуҗа булыгыз. “Иргә ышанма, Иделгә таянма”, – ди халык әйтеме. Хатын-кыз үз мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Кызыма да: “Аягыңда нык басып торасың килә икән, үз бюджетыңны булдыр”, – дим. Кемгәдер өметләнеп кенә дөнья бармый. “Хатын-кыз ирләргә каршы әйтмәскә тиеш”, – диләр. Ана төннәр буе йокламыйча бала карап, аны тәрбияләп, кадерләп үстерә. Аның хисләре белән уйнап, кимсетергә берәр кемнең хокукы бармы? Ир-аттан хөрмәт була икән, хатын-кыздан да хөрмәт булырга тиеш. Хатын-кызлар аеруча хәзерге заманда үз бәясен белеп торырга тиеш.
– Хыянәт иткән кешегә башкалар да хыянәт иткән төсле тоеладыр. Сезгә ирегез шик белән карамадымы?
– Закир беркайчан: “Син кайда? Кем белән? Озак буласыңмы?” – дип сорамады. Мәхәббәт турында шигырьләрем бик күп. Аларның бөтенесе дә Закир турында түгел, билгеле. Күбесе тормышта булган гыйбрәтле хәлләргә, дуслар, якыннарның тарихларына да нигезләнә. Закир: “Аларны кемгә атап яздың?” – дип тә төпченми. Гомумән, ул күңелемдә “казынмый”. Мин дә теләсә нәрсә белән башымны катырмыйм.
Чыганак: Шәһри Казан.