

Җырчы ИлГәрәй тормыш иптәше һәм кызлары белән Төркиянең Сиде шәһәрендә ял иткән, – дип яза Интертат.
«Бик рәхәт булды, суы да чиста, һава торышы да эссе торды. Ике көн рәттән һава температурасы 45 градуска кадәр менде. Әмма җәй булса, шундый булсын инде ул. Сиде шәһәренә экскурсиягә, дельфинарийга бардык. Кичләрен җирле базарда акча туздырдык. Үзебез ял иткән пляжда Кайбыч ягыннан булган якташларыбызны очраттык. Шундый еракка килеп, милләттәшләр белән бергә ял итү тагын да күңелле булды. Иң кызыгы - Төркиядә мине барысы да үзләренеке дип кабул итте. «Кем белән генә аралашсам да, төрек түгел, татар икәнемне белеп, шаккаттылар. «Мин шулай ук төрекләргә охшаганмы икән?» - дип, үзем дә уйланып куйдым, - ди ул.