Сергей Безруков студентларының укуы өчен үзе акча түләгән

Әйтсәң, кеше ышанмас...

Сергей Безруков студентларының укуы өчен үзе акча түләгәнСергей Безруков студентларының укуы өчен үзе акча түләгән
Сергей Безруков студентларының укуы өчен үзе акча түләгән

 

Русия кинойолдызы, театр актёры Сергей Безруков актёрлыктан тыш Бөтенрусия дәүләт кинематография институтында укыта. Актёр Анатолий Котның кызы да шушы уку йортында белем ала икән.

 "Безруков  беренче тапкыр мастер буларак укучылар җыйды. Мин кызыма укуы өчен акча әзерләп куйган идем. Ә ул алмады. “Сергей Витальевич безнең өчен түләп куйды инде”, – диде.  “Вакытында мин бушлай укыдым. Һәм минем барлык укучыларым да дүрт ел бушлай укыячак!” дип әйткән ул студентларына”, – дип сөйләгән Анатолий Кот. Билгеле булуынча, Сергей Безруков рекламада төшеп алган акчасын студентларының укуы өчен түләгән.

Афәрин! Менә нинди игелекле, изгелекле ул Безруков.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас