

Җәй гомере кыска. Гастрольләр сезонын япканнан соң, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов та, шулай дип, зур сәяхәткә кузгалган. Алар уллары Самир һәм кызлары Камилланы да алганнар.
“Эш бер вакытта да бетми ул. Сөйләштек тә, бер көндә җыендык та, чыгып киттек. Беренче ил – Таиланд. Алда безне Бангкок, Вьетнам, Сингапур һәм тагын берничә ил көтә. Матур теләкләр теләп калдыгыз, бик зур рәхмәт”, – дип шатлыгы белән бүлешкән Гүзәл.
Җырчыдан: “Арианна белән Эллари күренми, зур кызларыгыз кайда?” – дип кызыксынучылар да күп булган.
“Арианна безгә соңрак килеп кушылачак. Эллари диплом яклап йөри, шуңа безнең белән бара алмады. Безнең инде, һәрвакыттагыча, вакыт чикле. Шуңа да, балаларның икесе белән булса да, сәяхәт итеп алырга булдык”, – дип аңлаткан Гүзәл Уразова үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.